Listen to ul jyr by Juna

ul jyr

Juna

Indie Pop

47 Shazams

Featured In

Credits

PERFORMING ARTISTS
Juna
Juna
Performer
COMPOSITION & LYRICS
Ания Файзрахманова
Composer
Тимур Милюков
Composer
Роберт Ахметзянов
Songwriter
PRODUCTION & ENGINEERING
Тимур Милюков
Producer

Lyrics

Ул жыр сине эзләп табар әле Синең эздән барыр Бикфорд бавындагы Ут кебек Бер җылатыр әле, сулкылдарсың Үз капкасын тапмый Бәргәләнгән Тәгәрәгән Мескен туп кебек! Ул ут барыр янып синең эздән Кит офыкка Хет аш болытка Яшен уты кебек гөлтләп янар Күк чакмасын чагып, төнен табар Ялкын булып тамар Онытма! Онытма! А, ул сине бер уятыр әле Мең уйлатыр әле Яңадан Үкенечле моңым бар аңарда Куңел яраларын дәваларга Табылмас шул Булмас дәвалар! Мин бу җырны сиңа атап юллыйм Бер сагынсын диеп Киләчәк Ник тыңладым, диеп, үкенерсең Бер күрерсең әле Бер күрерсең Ул киләчәк сиңа Киләчәк! Күк астына аны җибәрәм мин Болытларга Атылып сайрар Тургай янына Комач усак итеп Кабызам аны Икәү йөргән Мирәт тавында! Әфсен итеп Мин җибәрәм аны Суга — балык Күккә — кош итеп Ул җыр сине эзләп табар әле Тавышыңнан танып Ишетеп Ул сагынып тәрәзәңә килер Эңгер төшкәч Зәңгәр кич җитеп Ул җыр сине эзләп табар әле Бер янарсың Зәңгәр ялкында! Бик ерак та түгел Бик якын да Ул җыр Синең хакыңда Шигырь авторы – Роберт Әхмәтҗанов
Writer(s): ания файзрахманова, роберт ахметзянов, тимур милюков Lyrics powered by www.musixmatch.com
instagramSharePathic_arrow_out