Lyrics

Яшермә син күзләреңне Сөю тулы назга мохтаҗ хисләреңне Яшермә син зинһар миннән серле күзләреңне Сөю белән тулы назга мохтаҗ хисләреңне Мәхәббәттән яныйк икәү Әйт син миңа гына Сөям дигән татлы, сихри сүзләреңне Елмай, шаяр, алга бергә Бәхет иле безне көтә Җитәкләшеп икәү бергә Очыйк әйдә гашыйк җаннар ишегенә Җитәкләшеп икәү бергә, синең белән генә Очып керик әйдә гашыйк җаннар ишегенә Беребез яфрак беребез чәчкә рәвешендә Тирбәлергә бәхетлеләр бишегендә Елмай, шаяр, алга бергә Бәхет иле безне көтә Матурлыгын күрик бу дөньяның Татыйк әле сөю тәмен, яшәү ямен Матурлыгын, яктылыгын күрик бу дөньяның Татыйк әле бергә сөю тәмен, яшәү ямен Калыйк әйдә, китмик сөю биргән ямьле яздан Чишик бергә безгә насыйп бәхет серен Елмай, шаяр, алга бергә Бәхет иле безне көтә
Writer(s): айнур галлямов, галия сафиуллина Lyrics powered by www.musixmatch.com
instagramSharePathic_arrow_out