Lyrics

Тормыш куып үтә гомеребез Борчу-мәшәкатькә күмелгән Нигьмәте дә, сынавы да безгә Вакытлыча гына бирелгән Дөнья малы калыр бу дөньяда Алып китеп булмас тиен дә Мәрхәмәтле булып, изгелекләр кылып Яшик әле, яшик, бу җирдә Дөнья малы калыр бу дөньяда Алып китеп булмас тиен дә Мәрхәмәтле булып, изгелекләр кылып Яшик әле, яшик, бу җирдә Иң зур байлык - саулык бу дөньяда Алыштырып булмас бер нигә Җан саулыгы гына кешеләргә Яши-яши генә бирелә Дөнья малы калыр бу дөньяда Алып китеп булмас тиен дә Мәрхәмәтле булып, изгелекләр кылып Яшик әле, яшик, бу җирдә Дус-туганнар белән тормыш ямьле Иң саф хисләр туа күңелдә Рәнҗешләрсез, аралашып яшик Җанга җитә җылы бер сүз дә Дөнья малы калыр бу дөньяда Алып китеп булмас тиен дә Мәрхәмәтле булып, изгелекләр кылып Яшик әле, яшик, бу җирдә Дөнья малы калыр бу дөньяда Алып китеп булмас тиен дә Мәрхәмәтле булып, изгелекләр кылып Яшик әле, яшик, бу җирдә Мәрхәмәтле булып, изгелекләр кылып Яшик әле, яшик, бу җирдә Яшик әле, яшик, бу җирдә
Writer(s): эльвира ахметова, гузелия павлова Lyrics powered by www.musixmatch.com
instagramSharePathic_arrow_out