Lyrics

Еллар үткән саен Ныгырак аңлыйм сыман Әниләр бөек зат икәнен Күңелләре сызлап Сиздермичә елап Елмаеп озата киткәндә Күңелләре сызлап Сиздермичә елап Елмаеп озата киткәндә Юллар төшми торса Күңелем борчылса Шундук сизеп кала әнием Минем өчен көймә Үзеңне бөтермә Сине сагынып яшим бәбием Минем өчен көймә Үзеңне бөтермә Сине сагынып яшим бәбием Чыктым әле юлга Авылым ягына Төшләремдә әнкәм күргәнде Өстәлендә сые Мишендә бәлеше Матур күлмәкләрен кигәндер Өстәлендә сые Мишендә бәлеше Матур күлмәкләрен кигәндер Көттереп тилмертми Үзәген өздертми Ешрак кайтыйк исән чагында Барыбыз җыелып Әнигә сыенып Гомерләрен озайтыйк тагында Барыбыз җыелып Әнигә сыенып Гомерләрен озайтыйк тагында Гомерләрен озайтыйк тагында
Lyrics powered by www.musixmatch.com
instagramSharePathic_arrow_out